Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмлеләре” илкүләм төбәк брендлары конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә «Россия тәмлеләре» азык-төлек продуктларының брендлары төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы старт алды. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиядәге тәмле ризыкларның күптөрлелеге белән таныштыру һәм төбәк азык-төлек продуктлары брендларын үстерүнең мөмкинлекләрен күрсәтү.

Конкурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә кече һәм урта бизнес казанышларына игътибарны җәлеп итүгә һәм Россия төбәкләренең авыл территорияләре өчен яңа үсеш нокталарын һәм үсеш драйверларын булдыруга ярдәм итүгә юнәлдерелә. Анда Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексына идарә итү органнары, төбәк тармак берлекләре, җитештерүчеләр берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша ала.

Конкурс 4 этапта уздырыла:

  • 7 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр - конкурс старты һәм гаризалар кабул итү
  • 10 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр - гаризаларны бәяләү
  • 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр - халык тавыш бирүе
  • 9 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр - финалистларны игълан итү

Продукцияне 8 номинациядә тәкъдим итәргә мөмкин:

•“Бөтен илгә”(товарлар чыгарылган урыннар исемнәре реестрына керүче брендлар);

•“Безнең авылдан”(территория халкы 3 меңгә кадәр кеше);

•“Тәмле янәшәдә”(территория халкы 30 меңгә кадәр кеше);

•“Татып кара, яратасың”(РФнең аерым субъекты территориясе);

•“Тәмле ярминкә”(чыгышлары белән РФнең берничә субъекты территориясен тәшкил иткән продуктлар төркеме);

•“Безне сайлыйлар”(халык тавыш бирүендә җиңүче);

•“Утка күз салыгыз”(территориянең туристлык куәтен үстерү перспективаларыны ия булган брендлар);

•“Чиксез тәмле”(экспорт куәтенә ия булган брендлар).

Россельхозбанк “Утка күз салыгыз” номинациясе аша гастротуризм өчен кызыклы булган продукциянең төбәк брендларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук Банк төбәк брендларының рәсемнәре белән чыгарачак. Бу хакта 8 октябрьдә «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Ирина Жачкина Мәскәүдә узган «Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында хәбәр итте. Чара барышында Ирина Жачкина авыл хуҗалыгында фермер продукциясе роленең артуы һәм аның россиялеләрне сыйфатлы тукландыруга керткән өлеше турында сөйләде.

“Хәзерге дөньяда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен базарга һәм сәүдә челтәрләренә чыгару тагын да зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу юнәлештә актив эшли, һәм моның өчен төрле программаларның һәм конкурсларның булуы бик яхшы. Аграрийлар өчен төп Банкның да моңа кушылуы ихтирамга лаек. Ә чәк-чәк яки өчпочмак сурәтләнгән банк карточкасын кулда тоту һәр татарстанлы өчен күңелле булачак. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне хөрмәтлибез, милли ризыкларыбыз һәм үзебез җитештергән продукция белән горурланабыз, бөтен дөньяда алар турында белүләрен телибез”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Конкурста катнашкан барлык брендлар да төбәк азык-төлек брендларын алга этәрү һәм аларга ярдәм итү буенча чаралар комплексының бер өлеше булачак.

Конкурс шартлары белән җентекләбрәк сайтта танышырга мөмкин:https://russiantastes.ru/.


Чыганак: bavly.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев