Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Президенты росгвардиячеләргә яңа автомобильләр тапшырды

Росгвардия ведомство оешуның биш еллыгы һәм илдә хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 210 ел тулу уңаеннан яңа техникага ия булды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләренә 40 яңа автомобиль тапшырды.

Тантана Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы каршында узды. Ул ведомство оешуның биш еллыгы һәм илдә хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 210 ел тулу (ул иртәгә, 27 мартта билгеләп үтелә) уңаеннан үткәрелде.

«Һөнәри бәйрәмегез алдыннан республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезгә фидакяр хезмәтегез һәм республикада үткән чараларда хокук тәртибен, тотрыклылыкны тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерәм. ТАССРның — 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү, хакимият органнарына сайлаулар — боларның барысы да югары дәрәҗәдә узды», — диде Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләргә.

ТР Президенты шулай ук росгвардиячеләргә көндәлек хезмәтләре, аеруча коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын тәэмин итүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

«Без хәрби рухны сакларга һәм матди-техник тәэмин итүгә игътибар бирергә тиеш. Бу сезнең оперативлыкны арттырырга, эшегезне яхшыртырга һәм тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», — дип сүзен төгәлләде республика Президенты.

Миңнеханов Татарстанның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек үсеш керткәне һәм хокук тәртибен тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен отставкадагы милиция подполковнигы Александр Аппаровка «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды, шулай ук подполковник Ринат Фатыйховка рәхмәт белдерде.

Ведомство автопаркы Россиядә җитештерелгән 40 яңа автомобиль белән тулыланды. Бу — 19 «Лада Веста», 20 «Лада Гранта» машинасы һәм бер «Луидор» микроавтобусы. Автомобильләрне Росгвардиянең Казан һәм Чаллыдагы махсус бүлекчәләре, шулай ук лицензия-рөхсәт бирү эшләре бүлекчәләре арасында бүлделәр.

 Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstan-prezidenty-rosgvardiyachelrg-yaa-avtomobillr-tapshyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев