Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләре һәм вузларында 52 укытучы һәм укучыда коронавирус табылган

Казанның дүрт мәктәбендә сигез сыйныф ОРВИ аркасында карантинга киткән.

Татарстанда 52 мәгариф системасы хезмәткәре, мәктәп укучысы һәм студентта яңа коронавирус инфекциясе табылган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Бүгенге көндә бездә мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар (11 укучы, 11 студент һәм 30 педагог) арасында 52 очрак теркәлде. 25 чыганак ябылды – алар бер авыру очрагы белән төгәлләнде, 27 чыганак табиблар күзәтүендә кала. Күзәтүләрнең чиге – 24 октябрь», – дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина Казанда бер атнада ОРВИ аркасында дүрт мәктәптә сигез сыйныф ябылуын әйтте, аларда укучыларның 20 проценты авырый.

Татарстанга 34 кешенең курортлардан яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен алып кайтуы хакында хәбәр  итә спикер.

Фото: /pixabay.com


Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/12-10-2020/tatarstan-m-kt-pl-re-m-vuzlarynda-52-ukytuchy-m-ukuchyda-koronavirus-tabylgan-5778143

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев