Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан МЧСы янгынны хәбәр итү датчикларын югары бәягә сатучылардан сак булырга чакыра

Мошенниклар үзләрен кешеләргә МЧС яки газ хезмәте хезмәткәрләре буларак тәкъдим итә.

Татарстан МЧСы янгын турында хәбәр итә торган датчикларны

арттырылган бәягә сатучы мошенниклардан сак булырга чакыра. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Закон бозучы сатучылар үзләрен МЧС яки Газ хезмәте хезмәткәрләре дип белдерә. Алар янгын куркынычсызлыгын тикшерү һәм инструктаж үткәрү өчен фатирга кертүне сорыйлар. Аннан соң янгын яки газ чыгу турында хәбәр итә торган датчикларны сатып алырга тәкъдим итәләр.

Ялган МЧС хезмәткәрләре шәхси фирма исеменнән килешү төзи. Ә бер датчикны урнаштыру өчен мең ярым сумнан ике меңгә кадәр акча ала. Чынбарлыкта датчикның бәясе 500 сум тора, аны шөреп һәм скотч ярдәмендә һәркем үзе дә урнаштыра ала.

2016 елдан Татарстанда социаль яктан куркыныч гаиләләр яшәгән торакларда, шулай ук күп балалы һәм инвалидлар яшәүче гаиләләрдә автоном янгын кисәткече урнаштыру акциясе уздырыла. Янгын кисәткечләрен кую белән “Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы шөгыльләнә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе тикшерү уздырганда ведомство хезмәткәрләренең махсус формадан йөрергә һәм таныклык күрсәтергә тиешлекләрен искәртә. Моннан тыш, МЧС нинди дә булса җиһаз, шул исәптән янгын турында хәбәр итү датчикларын сату белән шөгыльләнми.

Үзләрен МЧС яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип белдергән шикле кешеләр килгәндә, кичекмәстән “102” номерына шалтыратып, аларның законсыз эшләренә

Фото: mchs.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев