Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан халкы цифрлы пропускны дачага бару өчен еш ала

Республикада 5 миллионнан артык пропуск бирелгән.

Татарстанда Цифрлы үткәргечләр системасы эшли башлаганнан бирле өйдән чыгу өчен 5 миллионнан артык код бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ихтыяҗ иң зур булган максат - дачага бару. Һәр өченче код бу максат буенча сорала: кичә татарстанлылар шәһәр читендәге йортка чыгу өчен 110 меңгә якын пропуск рәсмиләштергән.

Системада шулай ук 2,5 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Өстәмә максатлар буенча аларга 6 меңгә якын пропуск бирелгән.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-04-2020/tatarstan-halky-tsifrly-propuskny-dachaga-baru-chen-esh-ala-5737946

Системада барлыгы 1,2 миллионнан артык татарстанлы теркәлгән. Цифрлы пропусклар турында тулырак https://covid19.tatarstan.ru/ порталында яки контакт-үзәк телефоны: 8-800-250-90-93 буенча белергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев