Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан хакимияте 175 гимназия укучыларының җәйге ялын оештыру мөмкинлеген карый

Сочи шәһәре башлыгы Алексей Копайгородский да 175нче гимназиядә зыян күрүчеләрне курорт шәһәренә тернәкләндерү узарга чакырган иде.

Республика җитәкчелеге Казанның 175нче гимназиясе укучылары өчен җәйге ял оештыру мөмкинлеген карый.

«Укучылар өчен җәйге ял оештырылачак. Аны республика җитәкчелеге оештыра. Төрле вариантлар карала. Хәзер ата-аналар җыелышлары уза, безнең бурыч — ата-аналарның теләкләрен белү. Әгәр дә алар ял итәргә, шул исәптән диңгезгә китәргә тели икән, мондый мөмкинлек биреләчәк», — диде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов 174нче мәктәптәге пресс-тур вакытында.

Элегрәк Сочи мэры Алексей Копайгородский Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләрне курорт шәһәренә реабилитациягә чакырган иде. 

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/15-05-2021/tatarstan-hakimiyate-175-gimnaziya-ukuchylaryny-yge-yalyn-oeshtyru-m-mkinlegen-karyy-5823341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев