Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов баулыларны Җиңү көне белән котлый

Кадерле ветераннар, хөрмәтле баулылар!  Сезне чынкүңелемнән Җиңү көне белән тәбрик итәм!

9 май – безнең күп милләтле халкыбыз өчен изге көн. Ул – югалтулар ачысы һәмҖиңүебез белән горурлану,кайгы һәм дан, хәсрәт һәмбәхет. Илебездә сугыш җилекагылмаган бер генә гаиләдә калмагандыр. Җиңүгә нәрсә бәрәбәренә ирешелгәненберкайчан да онытмабыз.

Батырлыклары, җиңүгәомтылышлары өчен, ветераннарга чиксез рәхмәтлебез.

Җиңү өчен бар көчләрен биргән тыл хезмәтчәннәренеңфидакарь хезмәте һәм сугышкырларыннан кайта алмаганнарның якты истәлегедә халык хәтерендә мәңге яшәр.

Хөрмәтле ветераннар,тыл хезмәтчәннәре,һәлак булганнарныңтоллары!

Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, әле дә зирәккиңәшләрегез белән ярдәмитүегез, яшь буынны тәрбияләүгә өлеш кертүегез өчензур рәхмәт. Тыныч аяз күкйөзе өчен, киләчәгебез өчен

рәхмәт. Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, озынгомер, имин көннәр, күңел

тынычлыгы телим. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, кайгыртуын тоеп, бәхетле тормышта яшәргә язсын сезгә.Сезнең алда баш иеп,тиңдәшсез батырлыгыгызга,рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Геройларга мәңгелек дан! Бәйрәм белән!

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев