Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру программасы

12 июнь - Баулыда, ә инде 13 июнь көнне авыл җирлекләрендә Сабан туе уздырыла

Сабан туе территориясе

09:30 Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе

09:40  «Минем авылым» мәйданчыгы

Милли утарлар фестивале, төрле халыкларның милли көнкүреше тематикасын ачу: гореф-гадәтләре, аш-суы, авыл күренеше.

10:00 Үзәк мәйдан

Бәйрәмне тантаналы ачу.

Театрлаштырылган музыкаль-хореография композициясе.

Район башлыгының һәм Сабан туе кунакларының котлавы.

Чәчү батырларын бүләкләү.

Җигелгән атларның һәм милли-мәдәни үзәкләр вәкилләренең мәйдан буенча тантаналы узуы.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы

«Игелек кыл» хәйрия мәйданчыгы.

«Благодарение» хәйрия фондының күңел ачу программасы (аквагримм, аниматорлар, татлы призлар).

«Балачак утравы» балалар мәйданчыгы.

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты, уеннар, бәйгеләр, күңел ачу программасы, кәгазь пластикасы буенча мастер-класслар.

«Ачык микрофон» мәйданчыгы.

Район һәм шәһәр халкы өчен музыкаль конкурслар, үзешчән сәнгать концерты.

«Осталар шәһәре» мәйданчыгы.

Балчыктан савытлар ясау, гипс фигураларны буяу буенча мастер-класслар. «Баз-Арт» декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе.

Спорт мәйданчыгы.

Милли көрәш буенча ярышлар, җиңел атлетика, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, баганага менү, көянтә белән йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөрү, әйләнеп торучы бүрәнә буенча йөрү, волейбол, таяк тартышу, чүлмәк вату, авыш колгага менү, армспорт һәм башкалар.

Шәһәр ипподромы

 

 

 

12:00 Шәһәр ипподромында ат чабышлары.

Мотоблокларда ярышу, тракторларны фигуралы йөртү.

 

Октябрь мәйданы

 

19:00 Музыкаль Сабан туе.

Казан артистлары Радик һәм Рәвилә Шәрипҗановлар концерты.

Бию марафоны.

Бәйрәм сәүдәсе.

21:00  Сабан туен ябу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев