Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Танылган актриса фатирында ялгыз үлгән: мәетен ике атнадан соң гына тапканнар

69 яшьлек Нина Зоткинаның вафат булуын ике атнадан соң гына белгәннәр.

Актриса Нина Зоткина фатирында ялгыз үлгән, аның мәетен ике атнадан соң гына тапканнар. Режиссер Михаил Дегтярь бу хакта күптән түгел Фейсбукта язган.

69 яшьлек актрисаның ире Алексей Панькин 2005 елда 58 яшендә үлгән. Шуннан соң ул ялгыз яши.

Нина Зоткина 26 март көнне йөрәге тотып вафат була. Аның үлгәнен беркем дә белми кала. Унике көн узгач, аның күршесе фатирдан килгән начар искә игътибар итә. Ис кимемәгәч, полициягә хәбәр итәләр. Ишекне ватып кергәч, мәетенә тап булалар, экспертиза аның ике атна элек үлгәнен ачыклый.

Нина Зоткина розалар үстерергә һәм 90 яшен розалар чәчәк аткан бакчасында каршыларга хыялланганын сөйләгән булган.

Нина Зоткина «Двое в пути», «Это мы не проходили», «Расписание на завтра», «Приключения маленького папы» фильмнарында уйнаган актриса.

 

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев