Талпаннар һөҗүм итә
Бер ай эчендә районда талпан тешләүнең 16 очрагы теркәлгән. Бу хакта редакциягә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте.
Эксперт сүзләренә караганда, 16 очракның күбесе Баулы шәһәрендә теркәлгән – 10 кеше, алтысы – авыл кешеләре. Талпаннардан зыян күрүчеләрнең дүртесе – бала.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев