«Сваты» сериалында уйнаган актриса Руслана Писанка вафат булган...
Украина актрисасы һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Руслана Писанка 57нче яшендә вафат булган.
Бу хакта ТСН телеканалы хәбәр иткән.
Мәгълүмат чаралары аныклап узганча, соңгы вакытта ул Германиядә булган, анда аның авыруын ачыклаганнар.
Руслана Писанка 1965 елның 17 ноябрендә Киевта туа. 1995 елда Киев дәүләт мәдәният институтының режиссерлык факультетын тәмамлый.
Россиядә һәм Украинада һава торышы һәм төрле телевизион проектлар фаразларын алып баручы буларак танылу ала: әйтик, «Интер» телеканалында «Служебный романс» реалити-шоуын алып бара.
Моннан тыш, берничә телесериал һәм фильмда төшә, алар арасында — «Сваты» һәм «Ржевский против Наполеон» телесериалы һәм фильмы да бар.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев