Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш ветеранына юбилей медале тапшырдылар

Баулы районында сугыш һәм тыл ветераннарына, сугышта катнашучыларның толларына Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган медальләр тапшыру дәвам итә. 94 яше тулган көнне ул бүләкне ветеран Сергей Кандауровка да тапшырдылар.

Үзен тәбрикләргә килүчеләрне Сергей Кандауров шатланып каршы алды. Медальгә, кунаклар алып килгән чәчәкләргә һәм бүләкләргә ул бик шатланды.

Чәй табыны янында Сергей Михайлович үзенең Кызыл армия сафларында хезмәт иткән еллары турында хатирәләре белән уртаклашты. Аны, Огородниково авылында туып-үскән егетне 1944 елны хәрби хезмәткә чакырганнар.

Ветеран һаваны саклау буенча зенит-артиллерия полкында рядовой элемтәче сыйфатында Япониягә каршы сугышта катнаша. Аның сүзләре буенча, яшерен курьерны саклый ул, писарь да була. Сөйләгән вакытта Сергей Кандауровның күзләре матур нур белән тула, сугышчан иптәшләрен искә алу рәхәтлек бирә аңа.

Туган якка кайткач ул нефть тармагына оператор булып урнаша, аннары егерме елдан артык шофер булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та эштән туктамый, 80 яшенә кадәр диярлек насос станциясендә каравылда тора. Аның гомуми эш стажы 60 елдан артык. Сергей Михайлович почёт грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Анна Ивановна белән бергә 40 елдан артык яшәгәннәр, ул һәм кыз үстергәннәр.

Ветеран, үзенә игътибар күрсәткән өчен, рәхмәт белдерде һәм озата чыккач, тагын бер елдан үзенең 95 яшьлек юбилеена чакырып калды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев