Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш ветераны Минетдин Нуретдиновны 90-яше белән котладылар

- Адым саен миналар куелган җирдән исән калдым мин, - дип исенә төшерә дәһшәтле сугыш елларын Бөек Ватан сугышы ветераны Минетдин Нуретдинов. 1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алынган егетнең сугышчан юлы зенитчы, пулеметчы буларак башлана. Минетдин абый өлкән яшенә карамастан, искиткеч яхшы хәтере аша сугыш вакытында узган һәр көнен,...

- Адым саен миналар куелган җирдән исән калдым мин, - дип исенә төшерә дәһшәтле сугыш елларын Бөек Ватан сугышы ветераны Минетдин Нуретдинов.

1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алынган егетнең сугышчан юлы зенитчы, пулеметчы буларак башлана. Минетдин абый өлкән яшенә карамастан, искиткеч яхшы хәтере аша сугыш вакытында узган һәр көнен, сәгатьләрен төгәл әйтеп хәтерли.

90 яше тулу уңаеннан ветеранны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан "Баулынефть" идарәсеннән тәбрик итәргә хезмәттәшләре килделәр. Минетдин абыйның нефть тармагында эшләгән еллары 34 ел тәшкил итә.

Ветеранның күкрәген Германиядә җиңү, Севастопольне азат итү, сугышчан батырлыклары өчен һәм бик күп санлы юбилей медальләре, күкрәк билгеләре бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев