Су бирү күләме үзгәрә
Үзгәрешләр көннәр эссе торганда кертелә.
Һава температурасы аномаль югары булу һәм су куллану күләме арту белән бәйле рәвештә, Баулы водоканалы, резервуарларда су күләмен саклау өчен, төнлә су бирүне киметүне планлаштыра. Бу хакта инстаграмда official_bavly битендә хәбәр ителә. Әлеге чараларның су бирүдә өзеклек булмасын өчен эшләнүе билгеләп үтелә. Шәһәр халкының эчә торган суны сакчыл куллануын сорыйлар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев