Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су белән тәэмин итү системасында зур ремонт планлаштырыла

Хәзерге вакытта Миңнегол сусаклагычында агрегатларны, коеларны ремонтлау, арматураны ревизияләү бара. Бу хакта “Водоканал” предприятиесе директоры Рафаэль Шәймәрданов сөйләде.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Миңнегол сусаклагычын һәм аның янындагы скважиналарны модернизацияләүгә республика акчаларын бүлеп бирү планлаштырыла. Эшләр 27 миллион сумга төшәчәк. Рафаэль Шәймәрданов сүзләренә караганда, бу акчага алты агрегатны алыштыру күздә тотыла, яңа агрегатлар энергияне азрак тотачак. Моннан тыш, барлык электр җиһазларын энергия саклаучы җиһазга алыштыру планлаштырыла. Шулай ук, акча җиткән очракта, тотылган су күләмен санаучы приборлар да алыштырылачак.

Шәһәрне су белән тәэмин итү системасында масштаблы ремонт агымдагы елга планлаштырылган.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев