Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Студентларны 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникулга җибәрәләр

Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны ял көннәре дип игълан итте.

Россиянең фән һәм югары белем бирү министры вуз студентларын 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникулга җибәрү турында боерык бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгына караган һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган, өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтә торган барлык оешмаларга укучыларына 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникул бирүне тәэмин итәргә», диелә боерыкта.

Министрлыкка карамаган оешмалар өчен бу чара киңәш буларак тәкъдим ителә.

Әлеге чара илдә коронавирус таралуны булдырмау максатына бәйле.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/science/26-03-2020/studentlarny-28-marttan-5-aprelg-kad-r-kanikulga-ib-r-l-r-5731727

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев