Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сүриядә канунсыз кораллы көчләр әгъзасы булып торган Татарстан кешесе хөкем ителде

Татарстанның Кукмара районында Сүрия территориясендә канунсыз кораллы оешма әгъзасы булып торган 41 яшьлек Виталий Гайсинга карата хөкем чыгарылды.

Суд аны Россия Җинаять кодексының 208 нче маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда ("Россия Федерациясе кызыксынуларына каршы килгән максат белән, чит дәүләт территориясендә бу дәүләт законында каралмаган кораллы формированиедә катнашу") гаепле дип таныды. Бу хакта Татарстан прокуратурасына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Судта ачыкланганча, 2014 елның июненнән 2015 елның ноябренә кадәр ир-ат Сүрия территориясендә канунсыз кораллы формированиедә торган. Ул хокук саклау органнары тарафыннан Россиягә кайтканда тоткарланган.

Татарстан прокуратурасы искәртеп үткәнчә, чит дәүләтләр территорияләрендә законсыз кораллы формированиеләрдә катнашучы затларны ачыклау һәм җинаять җаваплылыгына тарту бурычы хокук саклау органнарына 2013 елның ноябрендә куелган иде.

Судта дәүләт гаепләүчесе район прокуроры Ришат Шакиров шикле ир-атны гомуми режимлы колониягә 9 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм 2 елга иреген чикләүне сораган. Суд Гайсинны 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзасын катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәтү һәм 1,5 елга иреген чикләү турында карар чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев