Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль ярдәм гаризасын дистанцион язарга була

Дәүләт ярдәме алу өчен, матди ярдәм үзәгенә бару мәҗбүри түгел. Санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлеген исәпкә алып, гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша да тапшырырга мөмкин.

Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү; торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия билгеләү өчен гаризаны Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) тулысынча электрон рәвештә биреп була.

Республика матди ярдәм үзәге хәбәр иткәнчә, социаль ярдәм чарасы, аны билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, киләсе айның 25енә кадәр түләнә.

“Кайнар линия” телефоннарына шалтыратып, социаль ярдәм чарасы мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев