Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәр клумбаларын тәртипкә китерәләр

Шәһәребез җәй буе чәчәккә күмелеп утырды – әлеге матурлыкны төзекләндерү идарәсе бригадасы булдыра. Эшләр көз җиткәч тә туктап тормый: киләсе сезонга әзерлек башлана.

Хәзерге вакытта шәһәр клумбаларында чәчәк орлыкларын җыю эше бара. Моның белән ике кеше мәшгуль. Шәһәрдә 60ка якын клумба исәпләнә, анда петуния, бархатцы, сальвия, агератум һәм башка чәчәкләр үсә. Барлыгы 100 килограммнан  артык орлык җыю планлаштырыла. Аларны, киптереп, сортларга аерып, киләсе елда үстерер өчен кулланалар.

Октябрьдә, кыраулардан соң, чәчәклекләрне кышка әзерлиләр: үсемлекләрне йолкыйлар, җирне йомшарталар. Берничә клумбага лалә суганчалары утыртырга җыеналар, алар, гадәттә, Җиңү көненә чәчәк ата башлый.

Күпләр Энгельс, Калинин урамнарында һәм 27нче микрорайонда тимердән ясаган махсус җайланмаларда урнаштырылган чәчәк чүлмәкләрен күрми калмагандыр, мөгаен, алар җәй буе чәчәккә күмелеп, сөендереп тора. Аларны да алып, киләсе сезонга әзерләп куячаклар.

– Төзекләндерү идарәсе теплицасында эшләр төгәлләнде, яңа елдан соң чәчәк утыртыр өчен, туфрак әзерләп куялар, – дип сөйләде безгә төзекләндерү идарәсе мастеры Зөлфия Абдуллина.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X