Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәр халкы анкеталаштыруда катнаша ала

Бердәм тавыш бирү көнендә Баулы халкы “Безнең ишегалды” программасы анкеталаштыруында катнаша ала. Бу көннәрдә күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләре фатирлар буенча анкета бланкларын тарата.

Анкетада халыкка үз ишегалдын төзекләндерүнең кайсы төре мөһимлеген 10 баллы шкала буенча бәяләргә кирәк. Ишегалдында кайсы эш төре кирәклеген сайлап алырга мөмкин: асфальт җәю, эскәмияләр һәм яктырткычлар урнаштыру, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, яшелләндерү һәм башкалар.

Тутырылган анкеталарны 8 сентябрьдә үз сайлау участогыңа алып барырга һәм анкеталар кабул итү өчен махсус тартмаларга салырга кирәк.

Һәр ишегалды буенча анкета нәтиҗәләре ноябрьдән дә соңга калмыйча dvor.tatar сайтында басылып чыгачак. Тупланган мәгълүматны анализлаганнан соң, ишегалларын төзекләндерү буенча типовой проектлар эшләнәчәк. “Безнең ишегалды” программасы 2020-2022 елларда гамәлгә ашырылачак һәм моның өчен республика бюджетыннан 50 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла. Район башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, анкеталаштыруда активрак катнашкан йортлар программага беренче чиратта кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ