Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шик уяткан машина йөртүче кан һәм сидек анализы да тапшыра башлаячак

Бу атна ахырында Россиядә шундый яңа кагыйдә гамәлгә керә.

Проект авторлары фикеренчә, әлеге ысул руль артында йөргән наркоманнарны тотарга ярдәм итәчәк. Шундый ук анализны машина йөртү таныклыгы алырга йөргән кешедән дә таләп итәчәкләр.

Моңа кадәр Россиядә исерек машина йөртүчеләрне алкотестер ярдәмендә генә ачыклый иделәр. Машина йөртүче ЮХИДИ инспекторында шик уятса (авыздан хәмер исе килү, сәер сөйләшү, йөз кызару һ.б.), ул аннан "көпшә"гә өрүен сорый. Алкотестер алкоголь күләменең 0,16 мгнан артык булуын күрсәтсә, машина йөртүче исерек дип санала. Ул үзе бу нәтиҗә белән килешмәсә, аны медицина тикшерүе узарга җибәрәләр.

Тиздән гамәлгә керәчәк яңа кагыйдә исә бу исемлеккә тагын бер пункт өсти. Шик уяткан машина йөртүче, алкотестерның нинди нәтиҗә күрсәтүенә карамастан, кан һәм сидек анализы да тапшырырга тиеш булачак. Монысы инде аның наркотик куллану-кулланмавын ачыклау өчен эшләнә. Машина йөртүче үзенеке урынына башка кешенең "байлыгын" биреп алдамасын өчен бәвелгә аерым бер таләпләр дә куелган. Ул 32,5 градустан да салкын һәм 39 градустан да җылырак булмаска тиеш. Әгәр табиб үзен алдарга тырышуларын белеп алса, бу тикшеренү узудан баш тартуга тиң булачак һәм "тимер ат" хуҗасы машина йөртү таныклыгыннан колак кагачак, дип яза "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев