Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сез дә сан алучы була аласыз

2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк. Безнең районда сан алу компаниясен үткәрү өчен 95 сан алучы һәм 13 контролерны җәлеп итәргә кирәк. Барлык җәлеп ителә торган сан алучы персонал укытыла һәм тест уза.

Сан алучыларны җыю һәм алар белән килешүләр төзү 2020 елның сентябрендә булачак, ләкин сан алучы булырга хәзер үк язылырга мөмкин. Алар аралашучан, пөхтә, ачык, кешеләрнең күңелләрен үзләренә җәлеп итә белүчән кешеләр булырга тиеш. Һичшиксез, белемле һәм планшетта эшли белүче. Бу кешеләр, сан алу кампаниясенең потенциаль катнашучылары буларак, махсус мәгълүматлар базасына кертелә. Аларны эчке эшләр министрлыгы, ышанычлылык ягыннан тикшерәчәк.

Сан алучылар саны йөкләнешне исәпкә алып билгеләнгән, һәркайсына уртача 550 кеше туры киләчәк, аларны язып алырга кирәк булачак.

Баулы шәһәрендә хисап участогы берничә күпкатлы йорттан, берничә урамнан, яки берничә урамның бер өлешеннән, авылда – бөтен авыл яки берничә торак пункт булырга мөмкин.

Әгәр сезнең сан алучы булып эшләргә, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга теләгегез булса, һәм моның өчен вакытыгыз бар икән, Баулы шәһәре, Горюнов урамы, 14 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз, телефон 5-21-37.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X