Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Самолет бортында 161 пассажир булган

Сочи-Омск рейсы самолеты Новосибирск янындагы басуга төшеп утырган.

Аның гидравлик системасы эшләми башлаган.
 
Бортта 161 пассажир була, җиргә төшеп утыру уңышлы уза. Биш кеше имгәнүләр, кан басымы һәм астма аркасында табибларга мөрәҗәгать иткән.

Төшеп утырганнан соң аларны лайнердан эвакуациялиләр һәм якындагы торак пунктның район мәдәният йортына алып киләләр, анда алар өчен кайнар аш оештырыла. Соңрак аларны поезд, кайберсен автобуслар белән Омскига җибәрәләр, шулай ук авиакомпания һәм страховка компаниясе аларга 100әр мең сум түләячәк.

SHOT язганча, самолетны өлешләргә бүләчәкләр, чөнки аны бу килеш басудан алып чыгу мөмкин түгел. Дүрт ел элек Мәскәү янындагы кукуруз басуына төшкән самолет белән дә шундый ук хәл булган.
 
Самолет пассажирлары белдерүенчә,  бу көнне алар үзләренең икенче туган көне дип санаячак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев