Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салым түләүдә яңалыклар бар

1 декабрьгә кадәр күчемсез милек, транспорт чарасы, җир участогы салымнарын түләп бетерү зарур. Вакытында түләмәүчеләргә пеня исәпләнә һәм мәҗбүри түләтү буенча чаралар күрелә.

Баулы районы баш салым инспекторы Валентина Галкина сүзләренә караганда, салым инспекциясе 1 октябрьдән район халкына салым белдерүләре җибәрә башлаган. Салым белдерүләре почта аша кәгазь формада яки салым түләүченең шәхси кабинетына тоташкан физик затларга шәхси кабинет аша электрон формада килә.

– Бүгенге көндә почта дүрт меңгә якын салым белдерүе таратты, – ди Баулы районы баш салым инспекторы Валентина Галкина. – Октябрь ахырына кадәр бар кеше дә үзләренең салым белдерүен алачак. Бу уңайдан сораулар туса, 8-800-2222222 кайнар линия телефонына яки 5-22-14, 5-63-00 телефоннары аша безгә шалтыратып, киңәшләшергә мөмкин.

2019 ел өчен салым түләүдә берникадәр яңалыклар бар.

– Пенсия алды яшендәге гражданнарга 2019 ел өчен салымга ташлама кертелде. Ягъни 55 яшькә (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә (ир-атлар) җиткән кешеләр ташламага хокуклы, – дип хәбәр итте баш салым инспекторы. Алар шәхси кабинетлары аша әлеге ташламага гариза юллый ала, чөнки аны алыр өчен, гариза язу каралган. Ташламага хокуклы кешеләр гаризаны вакытында язсыннар иде. Бүгенге көндә пенсия фонды, социаль яклау бүлеге белән электрон документ алмашу бара, шуңа күрә шәхси кабинетка кергәндә, сезнең ташлама күрен-күренмәвен тикшерү зарур. Күренмәгән очракта, салым инспекциясе, сез мөрәҗәгать иткәч, моны төзәтә.

1 декабрь тиз килеп җитә, шуңа күрә салым инспекциясе салым белдерүе алган кешеләрнең алдан түләп куюын үтенә. Киләчәктә бурыч белән проблема килеп чыкмасын өчен, салымны вакытында һәм тулы күләмдә түләп кую зарур.

Салымнар хакында тулырак “Это актуально” тапшыруында карый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев