Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиянең танылган алып баручысы Татарстан турында документаль кино төшерәчәк: кайчан һәм кайда?

1 март көнне узган пресс-сораштыруда танылган алып баручы, продюссер һәм режиссер Валдис Пельш Татарстан турында документаль кино әзерләве турында әйтте.

Шоуменның сүзләре буенча, әлеге киноны төшерү теләген ул бер ел элек Рөстәм Миңнехановка әйткән һәм Президент әлеге фикерне хуплаган. Әмма көтелмәгән пандемия һәм сузылган карантин аркасында бу мәсьәлә берникадәр вакытка кичектерелгән. 

Бүгенге көндә булачак документаль киноның сценарие өстендә эшлибез. Апрель урталарына кадәр аны тәмамлап, май аенда инде экспедицион съемкаларны да үткәрәчәкбез. Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрне калдырып, моңа кадәр беркайда да күрсәтелмәгән урыннарны табып, кешеләр белән аралашып, кызыклы сюжет эшлисе килә. Әгәр дә кызыклы фактлар тапсак, Казан Кремленә дә экскурсиягә барырга булыр, - дип, сөйләде Пельш.
Барлык съемкалар сентябрь азагында тәмамланырга тиеш. Ә киноның әзер варианты 2021 елның азагында, яки 2022 елның гыйнварында дөнья күрәчәк.
Киноның бюджетына килгәндә, ул төгәл билгеләнмәгән. Әмма төп иганәченең исеме билгеле...


Чыганак: http://http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rossiyane-tanylgan-alyp-baruchysy-tatarstan-turynda-dokumental-kino-tsherchk-kaychan-m-kayda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев