Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә яшәүче иң өлкән әби вафат

Ул 127 яшендә "Россиянең рекордлар китабы"на кертелгән иде.

Кабардин-Балкария Республикасының Баксанский районындагы Заюково авылында яшәүче Нану Шаова вафат. Аңа 128 яшь иде. Бу әби Россиядә иң өлкән хатын-кыз булып исәпләнә. Быел май аенда Нану әбигә 129 яшь тулыр иде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

2017 елның җәендә Нану Шаова «Россиянең рекордлар китабы»на кертелә. Ул илдә иң өлкән кеше булып исәпләнә иде. Бу сан шулай ук дөнья рекорды буларак та теркәлгән.

Нану Шаованың улы РИА Новости агентлыгына сөйләгәнчә, әбинең сигез баласы, 19 оныгы, оныкларының 13 баласы, оныкларының баласының 7 баласы булган. Аның дәвамчылары барысы 67 кеше исәпләнә.

Нану әби ярты гасыр чамасы колхозда эшли. Ул кырда түтәлләрне утый, печән чаба, сука артыннан йөри. Нану Шаова беркайчан да тормышка зарланмый. Тугыз бала таба, шуларның бишесе вакытыннан алда үлеп китә.

Нану әби бик аз ашый. Иртән өйдә пешкән ипи, сыр белән чәй эчә. Төш вакытында бер кисәк ит ашап куя. Яшелчә һәм җиләк-җимеш ярата. Кичке алтыдан соң ашамый. Гадәттә бу вакытта әйрән эчеп куя. Нану әби гомер буе бу гадәтен саклый.

«Озак яшәү сере — авылда табигать яхшы, таулар бар. Бөтен продуктлар да үзебезнеке. Бөтен кеше кырда эшли», — дип сөйләгән күрше Ася Маршенкулова МИР каналына интервьюда.

Адыгея теленнән тәрҗемә иткәндә Нану «озын гомерле» дигәнне аңлата. Шундый исем кушкан әнисе Нануның озак яшисен сизгәндер, мөгаен.

Фото: https://glava.kbr.ru сайтыннан: Россиянең иң өлкән кешесе Кабардин-Балкария башлыгы белән

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/rossiyad-yash-che-i-oly-khatyn-vafat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев