Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә иң симез хатын 150 килога ябыккан

«Үлчәүдә саннар кими башлагач та аңлый алмадым әле», — ди ул.

Россиядә иң симез хатын Наталья Руденко ике ел эчендә 150 килога ябыгуын журналистларга сөйләгән.

Ике ел элек Наталья 280 кг авырлыкта була. Шуннан соң табиб аңа 70 килограммга кадәр ябыгырга дип максат куя.

Хирурглар ярдәме белән Наталья беренче елда бер центнерга ябыга. Аннары тагын 50 килосын киметә.

«Башта мин ябыгуыма ышанмадым да. Үлчәүдә саннар кими башлагач та аңлый алмадым әле», — ди ул.

Шулай да бу тарихта кыенлыклар да була. Ул һафага бирелә, күп итеп ашый башлый, тагын тазара. Руденко килограммнар кими барган саен үз көченә ышанычы арта баруын әйтә. Максатка ирешү өчен аңа әле тагын 50 килога ябыгырга кирәк, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/social/05-01-2021/rossiyad-i-simez-hatyn-150-kiloga-yabykkan-5796866

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев