Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә декрет акчасының максималь күләме 322 мең сумга кадәр артачак

Бала карау буенча ай саен бирелә торган пособиенең максималь күләме 26 мең сум урынына 28 мең сумга кадәр артачак.

2020 елның 1 гыйнварыннан йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 322 мең сумга кадәр артачак, агымдагы елда ул 301 мең сумнан артты. Бу турыда ТАСС Социаль иминият фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

"140 көнлек йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан 322 190,40 сум тәшкил итәчәк", - дип сөйләделәр фондта.

Бала карау буенча ай саен бирелә торган пособиенең максималь күләме 26 мең сум урынына 28 мең сумга кадәр артачак.

Пособиене исәпләү өчен алдагы ике елның хезмәт хакы алына, ләкин чик базадан югары түгел. 2018 елда һәм 2019 елларда Фондка иминият кертемнәрен исәпләү өчен иң югары базалар 815 мең сум һәм 865 мең сум тәшкил итә. Бу йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләренең максималь күләмен, шулай ук бала карау буенча айлык пособиены арттырырга мөмкинлек бирә, дип аңлаттылар Социаль иминият фондында.

Фондта шулай ук хәбәр ителгәнчә, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме 2019 елда 2150,68 сумнан 2020 елда 2301,36 сумга кадәр артачак.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196876/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев