Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлүдә яңа кагыйдәләр булдырылачак

Яңа модельне 2021-2022 уку елында кертергә телиләр.

РФ Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул иткәндә контроль саннарны бүлүдә яңа кагыйдәләр булдырачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы федераль ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Модельне камилләштерүдә федераль башкарма хакимият органнары, төрле ассоциацияләр, шулай ук Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары катнаша», – дип белдерделәр министрлыкта.

Яңа модель киләсе уку елында кулланылыр дип көтелә. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге үзгәрешләр ярдәмендә югары уку йортларында бюджет урыннарының саны артачак.

Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрын магистратурада бюджет урыннарын бүлүдә каршылыклы кагыйдәләргә таянып эш иткән өчен тәнкыйтьләгән иде. Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, әлеге мәсьәләдә статистика мәгълүматларына түгел, ә белгечләргә булган реаль ихтыяҗларга йөз тотарга кирәк.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия югары уку йортлары һәм көллиятләрендә «Операцион нәтиҗәлелек» дигән яңа предмет кертергә тәкъдим иткәннәр.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196538/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев