Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков космик станция командиры булды

«Иксез-чиксез космостан карап, кайда һәм нинди милләт вәкилләре яшәгәне язылмаган туган планетабызны күргәч, бу — безнең уртак йортыбыз һәм барыбыз да аның өчен җаваплы булуын аңлыйсың», — ди Сергей Рыжиков.

Халыкара космик станциядә (МКС) 64нче экспедицияне сынаучы-космонавт, Россия Герое, Татарстанда туып-үскән Сергей Рыжиков җитәкләячәк. Станцияне быел апрельдән бирле NASA астронавты Кристофер Кэссиди җитәкли иде. Кэссиди һәм Сергей Рыжков вәкаләтләрне тапшыру турында документларны имзалады.

Сергей сүзләренчә, МКС «ачкычы» аңа очучы булып эшләгәндә «күк ачкычы» саклаган вакытларын искә төшергән. «Хәзер без космос ачкычын саклыйбыз», –  ди ул.

14 октябрьдә, Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков «Союз МС-17» корабле командиры буларак, икенче тапкыр космоска очты. Экипажга шулай ук Россия космонавты Сергей Кудь-Сверчков һәм Америка астронавты Кэтлин Рубинс та керә. Очыш алдыннан ул хисләре белән уртаклашты.

«Иксез-чиксез космостан карап, кайда һәм нинди милләт вәкилләре яшәгәне язылмаган туган планетабызны күргәч, бу – безнең уртак йортыбыз һәм барыбыз да аның өчен җаваплы булуын аңлыйсың. Космос безгә планетабыз өчен җаваплы булырга тиешлегебезне аңларга ярдәм итә», – ди ул.

Сергей Рыжиков экипаж командиры сыйфатында беренче очышны 2016 елның октябрь-апрель айларында ясады. Дәвамлылыгы 173 көн 3 сәгать 15 минут һәм 21 секундны тәшкил итте. «Күктә Аллаһ юк. Ул һәрвакытта да ихлас йөрәктә», — диде ул.

Халыкара космик станция 90 минут эчендә бөтен Җир шарын урый. Космонавтлар өчен һәр 1,5 сәгать саен Кояш чыга. Бер тәүлектә экипаж Кояш чыгышын һәм баешын 16 тапкыр күрергә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-10-2020/rossiya-geroe-tatarstanda-tuyp-sk-n-sergey-ryzhikov-kosmik-stantsiya-komandiry-buldy-5781622

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев