Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Р.Миңнеханов: Туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырлар мәңге онытылмас!

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Әлеге чарадагы чыгышында Татарстан Президенты туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырларның исеме мәңге онытылмаячагына ышаныч белдерде.

Сәхнәгә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын керткәч, дәүләт гимннары яңгырады.

Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

"Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоры хәрбиләре! Чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм. 1945 елның 9 мае илебез тарихында, күп милләтле халкыбыз язмышында, һәр гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйга. Җиңүне алып килгән бу көн бик тә кадерле, шул ук вакытта йөрәкләрдә авыр хатирәләр уята. Туган җирнең азатлыгы һәм якты киләчәге өчен гомерен дә кызганмаган батырлар мәңге онытылмас! Җиңү көне – изге бәйрәм, аны безгә сез, әтиләребез, бабаларыбыз бүләк итте”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Армия составында Татарстаннан 700 мең кеше катнашканын, безнең якташлар хәрби операцияләрдә көрәшкәнен, кырларда, фабрика-заводларда, госпитальләрдә Җиңү хакына аяусыз хезмәт куйганын билгеләп узды. “Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм каһарманлык үрнәкләре мәңгегә калачак. Безнең якташларның 100 меңнән артыгы фронтта батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. 48 кеше Тулы Дан ордены кавалеры булды. Татарстаннан чыккан 185 кеше Советлар Союзы Герое Алтын йолдызына лаек булды. Татарстан белән бәйле кешеләрне дә исәпкә алсак, барлыгы 341 кеше. Борис Кузнецов – шуларның берсе – бүген безнең белән. Бу якты бәйрәмдә без тыныч күк өчен үз гомере белән түләгән кешеләрне искә алабыз", - дип Рөстәм Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.

“Сезнең һәркайсыгыз Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте. Сез авыр сынауларга каршы тора белеп, Ватаныбызны фашизмнан азат иттегез. Сезнең көчле рухыгызны, Җиңүгә омтылышыгызны беркем сындыра алмады. Вакытлар уза, ләкин фронтта күрсәткән солдатлар батырлыгы, тылда йокысыз эшләгән хезмәтчәннәрнең фидакарь хезмәте беркайчан онытылырга тиеш түгел. Шулай ук, авыр елларда олылар белән беррәттән эшләгән сугыш чоры балаларына ихлас хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерле ветераннар, безгә бүләк ителгән тынычлык, курку белмәс көчегез, аяусыз көрәшүегез өчен сезнең алда баш иябез. Кадерле ветераннар, Бөек Җиңү белән тәбриклим! Дөньялар тыныч булсын! Ихлас йөрәктән сәламәтлек, иминлек, озыр гомер, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телибез”, - дип изге теләкләрен юллады Президент ветераннарга.

Алга таба тантанада сугышчан бүләкләр тапшырылды. Геройларын соңлап тапкан бүләкләрнең шәһадәтнамәләре мәрхүмнәрнең туганнарына тапшырылды. Александр Невский орденына укчылар дивизиясенең разведка взводы командиры Сәгыйрь Закиров лаек. Бүләкләү турында карар 1944 елда чыккан булган. Орден таныклыгын 1981 елда вафат булган ветеранның улы Рифгать Закиров кабул итеп алды.

Кызыл Йолдыз ордены белән сержант Васыйх Нургатин бүләкләнде. 1988 елда гүр иясе булган ватандашыбызның бүләге улы Фәрит Нургатинга тапшырылды.

III дәрәҗәле Дан ордены белән Фәгыйль Исмәгыйлевны бүләкләү турында карар 1945 елда чыккан булган. Бүләкне улы Алмаз Исмәгыйлев кабул итеп алды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, киңкырлы җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар бүләкләнде. Шуларның берсе – отставкадагы милиция подполковнигы Мансур Хәсбиуллин. “Сугышлар кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын! Медаль өчен барлык ветераннар исеменнән зур рәхмәт”, - диде ул җавап нотыгында. Шушы ук бүләккә гвардия сержанты Павел Плетнев лаек булды. ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медале сугыш ветераннары Лидия Архиповага, Антонина Парфеновага тапшырылды.

Алга таба тантана Татарстанның иҗат коллективлары чыгышларыннан торган концерт программасы белән дәвам итте. Залда Бөек Ватан сугышы башлану турында игълан “яңгырады”. Бәйрәм чарасы, ветераннарны янә шул михнәтле елларга алып кайтып килердәй сугыш елларына багышланган җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Рөстәм Асаев Муса Җәлилнең "Җырларым" шигыренә иҗат ителгән җырын башкарды.

Тантанада, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

  • Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев