Рәхим итегез!
Баулылылар, барлык татарстанлылар кебек үк, дүрт көн рәттән ял итәчәкләр.
Быел 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә ул дүшәмбегә - 5 ноябрьгә күчерелә. 6 ноябрьдә ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә, ул эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Шулай итеп, 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял итәчәкбез. Аннан соң безне өч көнлек эш атнасы көтә.
3 ноябрьдә, шимбә көнне, Октябрь мәйданында концерт һәм ярминкә үтәчәк. Ул сәгать 10да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев