Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Районыбызга мәктәп автобусы кайта

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Әлеге бүләккә Баулы районы да ия булды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды, символик ачкычны тапшыру тантанасында республиканың муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки аның кушуы буенча ил хөкүмәте карар кабул итте, һәм бүген федераль ярдәм кысаларында 70 автобус алабыз.

Президент ассызыклаганча, мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү программасы да, яңа мәктәпләр төзү дә, полилингваль комплекслар төзү дә, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү дә, күпләп сөт җитештерү дә, боларның барысы да балаларыбызга авылда да, шәһәрдә дә сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.

Тантанада яңа автобус ачкычын президент кулыннан Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин да алды.

Фото: Татарстан Республикасы Президенты сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев