Район авылларына автобус рейслары кими
Коронавирус аркасында карантин кертелгәч, җәмәгать транспортында пассажирлар йөрү кимү сәбәпле, 2020 елның 30 мартыннан Шалты, Фоминовка һәм Кызылъяр авылларына рейслар киметелә, шулай ук кайбер рейсларның башлангыч пункттан кузгалу вакыты үзгәрә.
Район башкарма комитеты мәгълүматына караганда, рейслар карантин тәмамлангач яңартылачак. Карантин вакытында автобусларның вакытлыча расписаниесе: Баулы-Салих (Шалты, Покров-Урыстамак, Николашкино аша) – 4:30, 12:00, 17:10; Баулы-Кандыз-Фоминовка (Поповка аша) – 4:45, 13:00, 17:00; Баулы-Кызылъяр – 5:55, 7:00, 8:00, 10:30, 14:10, 17:10.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев