Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Потап-Томбарлы мәктәбенә герой исеме бирелде

Потап-Томбарлы төп гомуми белем бирү мәктәбе Советлар Союзы Герое Гаврил Евсеев исемен алды.

Потап-Томбарлы мәктәбенә Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Гаврил Евсеев исемен бирү турында Баулы районы башкарма комитеты карарын мәктәп директоры Наталья Азабинага район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров тапшырды.

Ильяс Гозәеров билгеләп үткәнчә, киләчәк буын геройларыбызның исемнәрен белеп үсәргә тиеш. Моның өчен ул Наталья Азабинага мәктәп фойесында Гаврил Евсеевка багышланган аерым стенд булдырырга тәкъдим итте.

Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы, озак еллар авыл мәктәбен җитәкләгән Светлана Козлова, мәктәпкә Гаврил Евсеев исемен бирү балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнаячагы турында сөйләде.

– Быел без истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу уңайдан педагогик коллектив карары һәм авыл халкының мөрәҗәгатьләре буенча безнең мәктәпкә Гаврил Евсеев исемен бирү турында карар кабул ителде, – диде Светлана Козлова.

Шулай ук Светлана Козлова Гаврил Евсеев белән бәйле кызыклы бер хәлне дә искә төшерде. Бөтен авыл халкы җыелып, ир-атларны сугышка озатканда, ул үзенең чыгышында: «Әгәр мин кайта алсам, герой булып кайтам», дигән. Чынлыкта шулай булган да. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 31 маендагы Указы белән майор Гаврил Евсеев Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев