Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Полиция хезмәткәре хатынын ни өчен атып үтерүен сөйләгән

Әлеге фаҗига 23 февраль төнендә Чаллы шәһәрендә булган иде. Ул вакытта Тукай районы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, 36 яшьлек ир-ат хатынын "Сайга" ау карабиныннан атып үтерүе турында мәгълүм булды.

Беренчел фаразлар буенча,үз фатирларында фаҗига булыр алдыннан гаилә әгъзалары бәхәскә кергән һәм ачуы кабарган ир-ат ау коралыннан хатынына аткан, диелде. Сул як күкрәге яраланган 33 яшьлек хатын-кыз урында ук җан бирде.

Татарстан Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылды һәм суд җинаять кылуда шикле ир-атны 24 апрельгә кадәр сак астына алу турында карар чыгарды.

Дөрес, полиция хезмәткәре күрсәтмә бирүдән баш тарткан иде. Ниһаять, ул телгә килгән. "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, сак астына алынган Ринат Гыйззәтуллин, хатыны белән мөнәсәбәтләренең начар булуы хакында сөйләгән. Аерылышырга: фатир һәм машинаны бүлешергә дә теләгәннәр. Еш сүзгә килүнең сәбәбе - "мәхәббәт өчпочмагы". Наталья үзе бу хакта сиздергән - ире командировкада вакытта башка ир-ат белән чуалуын әйткән. Аларга Казаннан күптәнге дуслары кунакка килгән ул кичтә дә ир белән хатын арасында низаг чыга. Ачуы кабарган, исерткеч эчемлек аркасында кызып та алган Ринат сейфтан ау мылтыгын ала. Дусты югалып калу аркасында аның мылтыгын тартып алырга өлгерми кала.

Наталья бала ялына кадәр салым инспекциясендә эшләгән. Алар гаиләсендә ике бала - 2 яшьлек малай һәм 8 яшьлек кыз бар. Балалар мәрхүм булган әни кешенең кыз туганы тәрбиясендә икән.

Тикшерү эшен Татарстан прокуратурасы үз күзәтүе астына алган.
Сүз уңаеннан, улы тарафыннан кылынган җинаятьне үзе дә заманында хәрби кеше булган, күптән түгел инфаркт кичергән, шәһәрнең хөрмәткә ия әти кеше авыр кичергән.

чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/42030-politsiya-hezm%D3%99tk%D3%99re-hatyinyin-ni-%D3%A9chen-atyip-%D2%AFter%D2%AFen-s%D3%A9yl%D3%99g%D3%99n-%20foto.html

Фото: chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев