Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пермьдәге атыш вакытында зыян күрүчеләрнең саны арткан

Пермь университетындагы атышта зыян күргән кешеләрнең саны 43кә җиткән. Атышны оештырган егет хастаханәдә ята, аның бер аягын ампутацияләгәннәр.

«Бүгенге көндә зыян күрүчеләр саны — 43. Алар арасыннан 12 кеше Пермь шәһәренең өч стационарында дәвалана. Атышны оештырган кеше авыр хәлдә, кичә кич аның аягына ампутация ясадылар. Хәле тотрыксыз, авыр. Калган 11 пациент канәгатьләнерлек хәлдә, шулай ук амбулатор дәвалануда булган кешеләр дә канәгатьләнерлек хәлдә», — дип белдерде Пермь краеның сәламәтлек саклау министры Анастасия Крутень.

Зыян күрүчеләрнең саны арту,  соң гына медицина ярдәме сорап  мөрәҗәгать итүләр белән бәйле. Алар стационар дәвалау таләп итми торган җитди булмаган тән җәрәхәтләре алган булганнар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев