Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пермь университетында атыш оештыручы тоткарланган

Ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән.

Хокук сакчылары Пермь дәүләт университетында атыш оештыручыны тоткарлый. Тоткарланганда ул яралана, чөнки каршылык күрсәтергә тырышкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән. Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында төгәл мәгълүматлар ачыклана.

Бу факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынына криминалистлар чыккан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-09-2021/perm-universitetynda-atysh-oeshtyruchy-totkarlangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев