Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсиясен икенче кат алган

Поповка авылында яшәүче пенсионер ханым аздан гына пенсиясеннән колак какмаган. Аны ул полиция, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре ярдәме белән кире кайтара алган.

Поповка авылында яшәүче пенсионер узган ялларда даруханәгә барган һәм  бер уңайдан күнкүреш чүп-чарын да ташларга ниятләгән. Бер кулында – чүп тутырылган пакет, икенчесендә акча янчыгы салынган пакет булган. Һәм ул “Мехуборка” машинасына ялгыш ике пакетын да ыргыткан. Даруханәгә барып җиткәч кенә, пенсиясе салынган акча янчыгының каты көнкүреш калдыклары полигонына китүен аңлап алган.

 Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге полициянең участок вәкаләтлесе Николай Шаталов мәгълүматына караганда, пенсионер ханымның кызы бу хакта дежур частькә хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре тиз арада “Мехуборка” машинасы артыннан каты көнкүреш калдыклары полигонына киткәннәр. Анда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре ярдәме белән чүп-чар арасыннан кирәкле пакетны табып алуга ирешкәннәр. Акча янчыгын пенсионер ханымга кайтарып биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ