Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсия фонды волонтерлары татарстанлыларга электрон сервисларны өйрәнергә ярдәм итә

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә. Акция кысаларында өлкәннәргә Дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр. Болардан тыш булачак пенсионрларга шәхси лицевой счетның торышы белән танышу, пенсия алды категориясен раслаучы белешмә алу күнекмәләре дә өйрәтеләчәк. Программада Ана капиталыннан файдалану өчен гариза бирергә өйрәтү дә каралган.

“Халык пенсиягә кагылышлы сорауларны өйдән торып кына хәл итсен өчен эшне тулысынча электрон вариантта оештыру Пенсия фондының төп бурычларыннан берсе булып тора. Өлкән буын вәкилләренең компьютер грамоталылыгын күтәрү буенча төрле программалар Пенсия фонды ярдәме белән нәкъ шул максатны күздә тотып алып барыла да. Әлеге акция халык арасында мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату, өлкәннәргә мөстәкыйль рәвештә хезмәтләрдән җиңелрәк юл белән файдалану күнекмәләре булдыруны күздә тотып үткәрелә. Пенсионерларны кызыксындырган сораулар туган очракта аларга контакт-үзәк белгечләре җавап бирәчәк. Моның өчен 8-800-600-0-057 номеры буенча шалтыратырга гына кирәк”, – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдурд Вафин.

Пенсия фонды волонтерлары өлкәннәр белән клиентлар хезмәтләренең кабул итү залларына урнаштырылган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Акция Республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә үткәрелә. Нинди максат белән киләчәгегезне ачыклап, эш графигы кысаларында үзегезгә уңайлы вакытны сайлый аласыз.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев