Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Печән өчен генә түгел, матурлык өчен дә

Районның авыл җирлекләрендә, чисталык һәм тәртип саклау максатыннан, үләнне чабу эшләре дәвам итә.

Җәйге чорда шәхси йортларда яшәүчеләр үз вакытында йорт яны территориясендә үсә торган үләнне чабып алырга тиеш. Покровский-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Борис Безенов сүзләренчә, һәр йорт хуҗалыгы үз көче белән йорт каршын тәртипкә китерә. Ташландык йортлар да бар, алар тирәсен чабуны җирлек башлыгы оештыра. Ә юл кырыйларын һәм башка җәмәгать урыннарын чабуга җирле башкарма комитет бюджет оешмаларын һәм җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җәлеп итә.

Кайбер битараф булмаган кешеләр авылда тәртип урнаштыруда үз теләкләре белән катнашалар. Шундый мисалларның берсе – Виктор Бахтияров. Шәхси тракторы белән ул авыл зираты кырын берничә ел рәттән чаба.

 

Фото: Борис Безенов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев