Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Паспортка кем соңгысы?

Кадрлар мәсьәләсе җирле миграция хезмәтендә чиратлар озынаюына сәбәп булды.

Апрель башында паспорт алырга, алыштырырга, теркәү рәсмиләштерергә теләүчеләргә озын чиратта торырга туры килде. Халык төркемен ерып, бина эченә үтеп керә алмаган гражданнар урамда басып торырга мәҗбүр булды.
ТР буенча Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Баулы районындагы бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча, хәлнең катлаулануына кадрлар мәсьәләсе сәбәп булган. Утыз елдан артык эшләгән бүлек начальнигы Роза Гарипова ел башында лаеклы ялга киткән. Тагын бер хезмәткәр декрет ялында. Әлегә бүлектә ике генә кеше эшли.
Апрель башында әлеге ике хезмәткәрнең дә берсе больничныйда иде, шул сәбәпле озын чират хасил булды, дип аңлатты безгә федераль миграция хезмәтенең Баулы бүлеге белгече. Хәзерге вакытта хәл яхшыра төшкән. Бүлек хезмәткәрләренә күп көч куеп эшләргә туры килә. Алар якын арада югары җитәкчелек кадрлар мәсьәләсен хәл итәр дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев