Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Онкология һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүчеләр компенсация алачак

Закон проекты онкология һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүчеләргә медицина учреждениеләренә бару өчен компенсация түләүгә кагыла.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында депутатлар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Закон проекты белән Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова таныштырды. 

Ул билгеләп үткәнчә, закон проекты онкология һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүчеләргә медицина учреждениеләренә бару өчен компенсация түләүгә кагыла.

–    Мондый пациентлар өчен дәвалану мөһим булуын исәпкә алып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле закон проектын эшләү буенча йөкләмә бирде, – диде министр Эльмира Зарипова.

Элек хроник бөер җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче гражданнарга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумының ике тапкырыннан түбән булса гына бирелә иде. Әлеге закон проекты белән бу мохтаҗлык критерие чыгарыла. Хәзер әлеге ярдәм чарасыннан гаилә кеременә карамастан файдаланырга мөмкин булачак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев