Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч игезәк – өч туган

Баулы районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә өч игезәккә туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Бәхетле әти-әни – Артур и Рузанна Торосян.

Торосян гаиләсендә  моңа кадәр 6 яшьлек Ангелина белән 12 яшьлек Марианна үсеп килгән. Хәзер аларның ике энесе һәм бер сеңлесе дә бар. Яңа туган сабыйларга Григор, Геворг һәм Мария дип исем кушканнар.
ЗАГС бүлеге мәгълүматына караганда, безнең районда соңгы ун елда өч игезәк өч гаиләдә туган. Былтыр Алина һәм Радик Таҗетдиновлар гаиләсендә өч игезәк – өч кыз дөньяга килгән булган. Камилла, Әминә һәм Ралинага быел бер яшь тулган.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, күп балалы әти-әнине сабыйлары туу белән тәбрик иткәннәр, туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау тапшырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев