Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ни өчен гарәпчә уңнан сулга язалар?

Гарәп телен я сулагай кешеләр уйлап тапкан, я чүкеч һәм өтерге ярдәмендә чүкеп язган чакта уңайлы булсын өчен шундый ысул кулланганнар.

Кешелек дөньясының күпчелеге сулдан уңга таба яза. Ләкин кайсыбер халыклар киресенчә – уңнан сулга таба яза. Мәсәлән, гарәп һәм иврит телләрендә. Ручка яки каләм белән уңнан сулга табу язу да кыен. Шулай да моның җитди сәбәбе бар.

Иврит һәм гарәп телләре семит телләр төркеменә керә. Бу иң борынгы телләр. Бер версия буенча, бу телләр барлыкка килгәндә кәгазьгә язу булмый әле. Кешеләр каләм белән дә, грифель белән дә язмый, алар хәрефләрне чүкеч һәм өтерге ярдәмендә чокып ясый. Уң кулы белән эшли торган кешеләр күпчелек булу сәбәпле, алар өтергене сул кулда тота (шулай итеп өтерге сул яктагы барлык әйберне каплый), нәрсә барлыкка килгәне күренсен өчен, чүкечне уң кулда тоталар һәм өтергегә уң яктан сугалар. Шулай итеп бу очракта уңнан сулга таба язу уңайлырак булып чыга.

Аннары борынгы телләрнең язмаларын кәгазьгә төшерә башлыйлар, ә язу кагыйдәләре үзгәрешсез кала. Моның сәбәбен аңлатучылар әлегә юк. Өтерге һәм чүкеч белән версияне тәнкыйтьләүчеләр башка сәбәп әйтеп карый. Алар гарәп һәм ивритны сулагай кешеләр уйлап тапкан дип фаразлый. Кызганычка каршы, археология һәм антропология борынгы заман кешеләренең калдыкларына гына карап, аларның сулагай яки уңагай булуын анык кына итеп әйтеп бирә алмый, диелә бу хәбәрдә.

 

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-01-2021/ni-chen-gar-pch-u-nan-sulga-yazalar-5797198

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев