Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Минем әтием – Ватан сакчысы!”

Баулы шәһәрендәге 2нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Дима Гаврилов "Минем әтием - Ватан сакчысы" балалар иҗаты республика конкурсында җиңү яулаган.

Конкурста Татарстан Республикасының 35 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 7-14 яшьлек 2128 бала катнашкан. Алар үз иншаларында, хикәяләрендә, эсселарында, шигырьләрендә әтиләре турында язганнар. Безнең районда конкурсны балалар үзәк китапханәсе оештырды, биредә 36 баланың эше кабул итеп алынган.
Конкурс балаларның да, аларның әти-әниләренең дә күңеленә хуш килгән. Бәйгедә катнашкан һәрбер гаиләдә бергәләшеп, кабат-кабат армия альбомнарын караганнар, әтиләр һәм абыйлар үзләренең Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүләре, хезмәттәш дуслары турында сөйләгәннәр.
Дмитрий Гавриловның иншасын сезгә дә тәкъдим итәбез:
"Минем, башка балаларныкы кебек үк, әтием бар, ул Александр исемле. Аңа 39 яшь. Ул "Витязь" ШСП ЧҖҖда эшли. Минем өчен әтием иң яхшы кеше. Ул игелекле, шат күңелле, хезмәт сөючән, матур, акыллы, кызыксынучан. Әгәр дә миңа ярдәм кирәк булса, әтием миңа рәхәтләнеп ярдәм итә.
Әтием яшь чагында армиядә хезмәт иткән. Ул хезмәтен Монголия чигендә, чик буе гаскәрләрендә үткән. Илебезне дошманнардан саклаган. Армиядә аның хезмәттәш дуслары күп булган. Шуңа күрә әтием аларны бик еш искә ала һәм армиядә чакта алар белән булган кызыклы хәлләр турында сөйли. Ә хезмәт срогы беткәч, әтием туган якка әйләнеп кайткан һәм әниемне тапкан.
Минем әтием - акыллы һәм башкаларның кичерешләрен аңлый торган кеше. Ул бик күп кызыклы әйберләр белә. Минем әтием машиналар, телевизорлар, самолетлар, диңгезләр, йолдызлар, йортлар, дөнья, кешеләр һәм хайваннар, киемнәр һәм азык-төлек, тагын аучылык һәм балыкчылык турында күп белә. Әтием миңа дәресләр әзерләргә ярдәм итә, минем белән уйный, журналлар һәм китаплар укый, минем белән тимераякта шуарга йөри, үземне тәртипле тотарга өйрәтә.
Безнең гаилә - минем өчен иң мөһиме. Аннан кадерлерәк әйбер юк. Әтием әнигә өй эшләрендә ярдәм итә: савыт-саба, идән юа, чәчәкләргә су сибә, бүләкләр сатып ала һәм безгә сюрпризлар ясарга ярата. Әнием дә, мин дә әти белән бик бәхетлебез!
Әтием дөньяда иң яхшы,
Иң кызыклы һәм иң тапкыр.
Мин аны шуңа яратам,
Ул гайрәтле һәм батыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев