Медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатлырак булачак
Район үзәк хастаханәсенә яңа эндоскопия җиһазлары кайтарылган.
“Татнефть” җәмгыяте хәйрия фондының гранты кысаларында, район хастаханәсенә эндоскопия кабинеты өчен заманча җиһазлар – видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп – кайтартылган, аларның бәясе сигез миллион сум тәшкил итә.
Приборлар реалистик эндоскопик сурәтне зур төгәллек белән күрсәтә, бу исә төгәл диагностика ясарга мөмкинлек бирә һәм шул ук вакытта пациент өчен дә бик уңайлы. Җиһазларны көйләү эшләре инде төгәлләнгән, медицина персоналы өчен инструктаж үткәрелгән, дип хәбәр ителә.
Район үзәк хастаханәсе 45 яшьтәге барлык гражданнарга, диспансеризация кысаларында, патологияне башлангыч стадиядә үк ачыклау өчен, ашказаны фиброгастроскопиясе уздырыла, дип искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев