Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Май аенда татарстанлыларны 13 көн ял көтә

Май аенда Россия халкы 19 көн генә эшлиячәк

Май аенда Россия халкы 19 көн генә эшлиячәк. 1-3 май, 8-10 май көннәренә календарь буенча ял көннәрен дә кушсак, барлыгы 12 көн ял килеп чыга. Ә татарстанлыларның ял көннәре бер көнгә артыграк та булып чыга. Чөнки 13 май – Ураза гаете көне республикада ял көне булачак.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында май аенда бәйрәм көннәрен тоташ ял көннәренә берләштерү турында мәгълүматлар пәйда булган иде. Әмма Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков әлеге имеш-мимешләрне кире кагып, Хөкүмәтнең бу җәһәттән бернинди дә планнары юклыгын әйткән.

Шулай да майда өстәмә ял көннәре булырга мөмкин. Әмма, Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәтеннән аңлатылганча, өстәмә яллар бирүне эш бирүчеләр үз теләге белән генә хәл итәргә мөмкин. Ләкин бу очракта, эш вакыты нормасы кимегәнлектән, хезмәт хакы азрак булачак.

 Чыганак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/may-aenda-tatarstanlylarny-13-kn-yal-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев