Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

М-5 трассасында ир-ат җәрәхәтләнгән

Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган.

“Баулы-информ” редакциясенә авария хакында дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр. 12 сентябрьдә кичке  сәгать 4ләр тирәсендә М5-Урал автоюлының 1264нче чакрымында (Баулы районы территориясендә) Чувашия республикасы кешесе “Ивеко” автомобиле белән Самара ягына таба барганда, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлекне арттырып, үзенең алдыннан бара торган машина белән дистанцияне сакламыйча, “Скания” автомобиленә  бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә, “Ивеко” автомобиле йөртүчесе Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә җибәрелгән.

Ведомство бу факт буечен тикшерү алып бара.

Фото: Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев