Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыш җитсә, мунчаларга ут каба башлый

Узган атнада янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре баулылардан кергән алты хәбәр буенча ашыгыч ярдәмгә барган.

109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы вазифаларын башкаручы Флюр Сәлахов мәгълүматына караганда, өч янгын очрагы теркәлгән. Беренче очракта МЧС хезмәткәрләренә юлда яна башлаган ГАЗельне сүндерергә туры килгән. Икенче көнне, җомга, Кырымсарайда сарай янган. Якшәмбе Хәнсевәр авылында мунчага ут капкан. Бәхеткә, янгынннарда кешеләр зыян күрмәгән, янгыннарны 109нчы янгын сүндерү-коткару часте һәм Кырымсарай авылы һәм Новозареченск бистәсе  аерым янгын постлары хезмәткәрләре сүндергән.

Ялгыз яшәүче туганнары шалтыратуларга җавап бирмәгәч, аларның ишекләрен ачу үтенече белән коткаручыларга мөрәҗәгать итүчеләр дә булган. Бер очракта фатир хуҗасы үлгән хәлдә табылган, ике очракта кешеләр исән-сау булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев